"Тәнем суынганын сиздем, бәхилләшә башладым. “Мин үләм”, – дим"
Дин юлына төрле кеше төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында кереп китә. 26 яшьлек Казан кызы Зөлфия Каюмова: "Тормышымның үзгәрәсен иң әүвәл хикмәтле төшләрдә күрдем", - ди.
Беренче төш
- Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга...